Түбәдән су үтү турында

2022 елның 12 августы, җомга

      Чаллы районара торак инспекциясенә Тукай районының Кече Шилнә авылы, Мәскәү урамы буенча 3 номерлы күпфатирлы йортта торак урын милекчесеннән түбәдән су үтүенә карата шикаять алынды. Мөрәҗәгать итүче озак вакыт дәвамында «Тамерлан» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә мөрәҗәгать иткән, ләкин нәтиҗәсе булмаган. 

     Татарстан Республикасы прокуратурасы карары белән килештерелгән планнан тыш контроль-күзәтчелек чарасын үткәрү кысаларында төргәкле материаллардан ясалган түбәнең, стеналар, вентиляция блоклары белән тоташкан урыннарда түбә япмасының төзексез булуы билгеләнде, бу очраклар мөрәҗәгать итүче фатирына түбәдән су үтүгә сәбәпче булган.

    Күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен карап тоту буенча лицензия таләпләрен бозган өчен «Тамерлан» идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.

     Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Чаллы районара торак инспекциясе контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International