Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын тормышка ашыруның кыска сроклы планы нигезендә 2022 елда Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнарында 247 күпфатирлы йортта гомуми суммасы 487 900,307 мең сумлык капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган.
Расланган графиклар нигезендә, сезонлы эшләр: җылылык белән тәэмин итү системасы, түбә, фасадлар җылыту сезоны башына – 2022 елның 15 августына кадәр бетерелергә тиеш, калган эш төрләрен тәмамлау вакыты – 2022 елның 1 октябре.
Барлык күпфатирлы йортлар буенча эшләрне башкару кирәклеген раслаучы фотоматериаллар «Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән, барлык эш төрләре буенча җитешсезлек исемлекләре Инспекция тарафыннан килештерелде, субподряд шартнамәләре Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан теркәлде.
Хәзерге вакытта подрядчы оешмалар тарафыннан барлык (81) күпфатирлы йортларга расланган эшләрне башкару графигы нигезендә капиталь ремонт эшләре алып барыла.
Гомуми 309,965 мең сумлык КС-2 актлары кабул ителгән, бу төзелеш-монтаж эшләрен финанслау лимиты буенча гомуми сумманың 53%ын тәшкил итә, шул исәптән: Азнакай шәһәрендә 35,118 мең сумлык 21 КС-2 акты кабул ителгән; Баулы шәһәрендә – 1,034 мең сумлык 3 КС-2 акты; Бөгелмә шәһәрендә – 83,223 мең сумлык 31 КС-2 акты; Лениногорск шәһәрендә – 37,189 мең сумлык 37 КС-2 акты; Урыссу штп. – 5,526 мең сумлык 2 КС-2 акты.
Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан капиталь ремонт эшләре барышын контрольдә тоту барышында, подрядчы оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды. Техник заказчылар адресына (МББК) куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү максатында подрядчы оешмаларга чаралар күрүне таләп итеп, хатлар юлланды: Баулы – 1, Бөгелмә – 2, Ютазыга 1 хат җибәрелде.