Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама районы, Благодатное авылында яшәүчедән «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү» коммуналь хезмәте өчен түләү исәпләүнең дөреслегенә карата килгән мөрәҗәгать каралды
Мөрәҗәгать итүче мәгълүматларына караганда, аның милкендә авария хәлендә булган индивидуаль йорт урнашкан җир участогы бар, анда беркем дә теркәлмәгән һәм яшәми, җир кишәрлегеннән беркем дә файдаланмый, бу хакта авыл җирлеге башкарма комитеты белешмәсе дә бар.
Мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясе Торак кодексының (алга таба – РФ Торак кодексы) 153 статьясы нигезендә торак биналарның милекчеләре милекчелек хокукы барлыкка килгән мизгелдән коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертергә тиешлеге аңлатылды. Әлеге коммуналь хезмәт өчен түләү исәпләү тәртибе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары (алга таба – №354 кагыйдәләр) белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренәдә билгеләнгән. №354 кагыйдәләрнең 148 (36) п. нигезендә торак урынында даими һәм вакытлыча яшәүче гражданнар булмый торганда коммуналь хезмәтләр күләме мондый бина милекчеләренең санын исәпкә алып исәпләнә. Милекчеләр, яллаучылар һәм башка затлар тарафыннан файдаланмау аларны торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү кертүдән азат итми (РФ Торак кодексының II өлеше, 155 ст.). Шулай итеп, «ТКК белән эш итү» коммуналь хезмәте өчен бина (йорт) милекчесенә түләү исәпләү закон таләпләрен үтәп башкарыла, Түбән Кама районы авыл җирлеге башкарма комитетының кишәрлектә каралты-кура корылмаларының һәм анда яшәүче кешеләрнең булмавы турындагы белешмәсе исәпләүләрне бетерү өчен нигез булып тормый.
Торак йортны яшәү өчен яраксыз дип тану өчен мөрәҗәгать итүчегә җирле үзидарә органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде. Уңай карар кабул ителгән очракта, тиешле документны, әлеге йорт буенча «ККК белән эш итү» хезмәте буенча түләүне исәпләү тәртибенә үзгәрешләр кертү өчен, «Гринта» ҖЧҖ адресына җибәрергә кирәк.