Әлмәт районара торак инспекциясенә Әлмәт ш., Лермонтов ур., 43 нче торак йорт фатирында яңадан планлаштыру һәм яңадан җиһазландыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде.
Мөрәҗәгатьтә бәян ителгәннәрне тикшерү барышында Әлмәт районара торак инспекциясе инспекторы РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган «Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары» бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә торак урын үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырылган (икенче кат дәрәҗәсендә балкон төзелгән, шулай ук тиешле рөхсәтне алмыйча гына фатирның ванна һәм бәдрәф бүлмәсе арасындагы стена демонтажланган).
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 4.5 ст. 1 өлеше нигезендә, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тарту срогы ике айга тигез. Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 24.5 ст. 1 өлешендәге 6 п. нигезендә административ хокук бозу турындагы эш административ җаваплылыкка тарту вакыты чыккан чордан башлана алмый.
Әлмәт районара торак инспекциясе югарыда аталган йортның фатир милекчесенә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 24.5 ст. 1 өлешендәге 1 п. нигезендә административ хокук бозу турында эш кузгатудан баш тарту турында билгеләмә чыгарды.
Бәян ителгәннәрдән чыгып, Россия Федерациясе Торак кодексының 29 статьясына таянып, торак фондын саклау максатларында Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан башкарма комитет адресына 20 нче фатир милекчесенә карата тиешле чаралар күрү өчен хат җибәрелде.