Дәүләт торак күзәтчелеге органнарына Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.24 статьясының 1 өлеше (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау буенча йөкләнгән бурычлар кысаларында Түбән Кама районара торак инспекциясе 2022 елның 1 яртыеллыгында РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй һәм Түбән Кама районнары бүлекләреннән инспекциягә җибәрелгән административ материалларны карап тикшерү эшен дәвам иттерде.
Федераль законда аталган урыннарда тәмәке тарту буенча билгеләнгән тыюны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.2022 елның 1 яртыеллыгында Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан РФ Эчке эшләр министрлыгының Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча бүлекләре тарафыннан төзелгән 260 административ материал карап тикшерелде, барлыгы 130 000 сумлык административ җәза билгеләү турында 260 карар чыгарылды;
Штрафларны билгеләнгән чорында (карар үз көченә кергән көннән башлап 60 көн дәвамында) түләмәгән өчен 122 административ материал инспекция тарафыннан Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.