2022 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү турында

2022 елның 19 июле, сишәмбе

2022 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау буенча коммуналь хезмәтләргә тарифлар артты.

Коммуналь хезмәтләргә гамәлдәге тарифлар белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында: http://kt.tatarstan.ru/ шулай ук «КонсультантПлюс» белешмә-хокукый системасында танышырга мөмкин.

Социаль наем шартнамәләре һәм дәүләт яки муниципаль торак фондының торак урыннарына наем шартнамәләре буенча торак урыннарын яллаучылар өчен, шулай ук күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау турында һәм (яисә) торак урыннарны карап тоту өчен түләү күләмен билгеләү турында гомуми җыелыш карарын кабул итмәгән күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләре өчен гамәлдә булган тиешле түләү күләмнәре белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнарының рәсми сайтларында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International