Лицензиатлар игътибарына! Мөһим мәгълүмат! Лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2023 елның 10 гыйнварында 2018 елның 11 гыйнварына кадәр бирелгән күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияләрнең гамәлдә булу вакыты бетә.

Лицензиянең гамәлдә булу вакытын озынайту турында гариза лицензиянең гамәлдә булу вакыты чыккан көнгә 60 эш көне кала һәм 45 эш көне узганчы лицензияләүче органга тапшырыла.

2018 елның 11 гыйнварына кадәр бирелгән лицензияләр өчен гариза бирү чоры 2022 елның 10 октябреннән дә иртәрәк һәм 2022 елның 31 октябреннән дә соңрак түгел.

Лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турында карар лицензияләүче орган тарафыннан, лицензиатны тикшерү нәтиҗәсендә түбәндәгеләр билгеләнгән очракта кабул ителә:

1) лицензиянең гамәлдә булу чорын озынайту турында гариза тапшыру срогының үтәлүе;

2) лицензиатның Россия Федерациясе Торак кодексының 193 статьясындагы 1 өлешенең 1-61 пунктларында каралган лицензия таләпләренә туры килүе;

3) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензияләү турында» 2014 елның 28 октябрендәге 1110 номерлы карары белән расланган Нигезләмәнең 41 пунктының «в» - «д» пунктчаларында каралган лицензия таләпләренең лицензиат тарафыннан җитди бозу очракларының булмавы;

4) әлеге тикшерүне уздыру көненә үтәү чоры узып киткән, лицензия таләпләрен тупас бозу очракларын бетерү турында күрсәтмәләрнең үтәлмәү очракларының булмавы.

Лицензиянең гамәлдә булу вакытын озайту турындагы гаризаны карау вакыты лицензияләүче органга кергән көннән алып 15 эш көненнән дә артмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International