Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе (алга таба – ТР ДТИ) "Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында" 31.07.2020 ел, №248-ФЗ федераль законның 47 статьясындагы 1 өлеше нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, 2022 елның 1 яртыеллыгы өчен хокук куллану тәҗибәсе нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу үткәрә.
Гавами фикер алышуга әзерләнү өчен түбәндәгеләрне катнашу өчен чакырабыз:
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләре;
Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы идарәче оешмалар, муниципаль оешмалар җитәкчеләрен;
ТР ДТИ иҗтимагый шурасы әгъзаларын.
Ачык тыңлаулар видео-конференц-элемтә режимында 2022 елның 13 июлендә 14:00 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Большая Красная ур., 15/9.
Zoom конференциясенә кушылу
https://us02web.zoom.us/j/7501989833?pwd=US9NY0NGWnZWVGxqd1lqVkRXc0h5UT09
Конференциянең идентификаторы: 750 198 9833
Керү коды: 250160
Гавами фикер алышуга әзерләнү максатларында ТР ДТИ сайтында түбәндәгеләр урнаштырылган:
Гавами фикер алышуларда катнашучылар исемлеген төзү, шулай ук сорауларга (мөрәҗәгатьләргә) җаваплар әзерләү өчен, докладлар буенча искәрмәләрне һәм аңлатмаларны 2022 елның 13 июленә кадәр tatgi@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрүегезне сорыйбыз, мәгълүматны кушымтадагы үрнәк буенча җибәрергә.
2022 елның 1 яртыеллыгы өчен ТР ДТИ хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышуда катнашучылар исемлеге
(докладлар буенча сораулар (мөрәҗәгатьләр), искәрмәләр һәм аңлатмалар)
|
Мөрәҗәгать итүченең фамилиясе, исеме, атасының исеме, вазыйфасы (оешманы, муниципаль берәмлекне күрсәтеп) |
Сорау (булган очракта) |