Чаллы РТИ эшчәнлеге турында мәгълүмат

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча төбәк дәүләт лицензия һәм торак контролен гамәлгә ашыру кысаларында, контрольлектәге затлар тарафыннан мәҗбүри таләпләр бозылуны кисәтү, мәҗбүри таләпләрне бозуга китерә торган сәбәпләрне, факторларны һәм шартларны бетерү максатларында, 2 кварталда Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау буенча түбәндәге чаралар үткәрелде:

1. Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруны җайга салучы норматив-хокукый актларның, шулай ук күпфатирлы йортлар белән идарә итү тематикасына кагылышлы норматив-хокукый актларның таләпләрен аңлатып, Чаллы шәһәре, Тукай, Минзәлә һәм Актаныш районнары идарәче компанияләренә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә 40 мәгълүмати-профилактик хат җибәрелде.

Беренче яртыеллыкта барлыгы 130 мәгълүмати-профилактик хат җибәрелде;

2. Гомумйорт милкен карап тоту һәм эксплуатацияләү өлешендә закон таләпләрен бозуга юл куймау турында 96 кисәтү шәһәрнең һәм кураторлык итүче районнарның контрольлек итүче затларына җибәрелде. Беренче яртыеллыкта барлыгы 260 кисәтү белдерелде;

3. Консультация бирү – контрольлектәге затларның мөрәҗәгатьләре буенча телдән 21 консультация бирелде;

4. Профилактик визит – контрольлек объектларына карата контрольлектәге затның урнашу урыны буенча профилактик әңгәмә (консультация) формасында 17 визит үткәрелде. Чара барышында контрольлектәге затларга аларның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр, аларның хәтәрлек критерийларына туры килү-килмәве турында хәбәр ителде.  Хәтәрлек категориясен киметү ысуллары турында киңәшләр бирелде.

5. Контрольлектәге зат белән үзара бәйләнешкә кермичә 15 чара үткәрелде, аларның 12се күчмә тикшерү рәвешендә һәм 3се мәҗбүри таләпләр үтәлешен күзәтү чаралары иде. Чаралар кысаларында закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә турыдан-туры, ачыктан-ачык зыян (зарар) китерү фактлары яки мондый зыян (зарар) китерелү фактлары ачыкланмады.

6. 2020 елның 3 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон гамәлдә булган чорда Чаллы РТИ тарафыннан агымдагы елның мартыннан контроль-күзәтчелек чараларын прокуратура органнары белән килештерү турында 5 гариза җибәрелде. 1 гариза планнан тыш күчмә тикшерү үткәрү турында килештерелде. Контрольлектәге «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ Чаллы шәһәре Автозавод проспекты буенча 26 нчы күпфатирлы йортның гомуми милкен карап тоту буенча лицензия таләпләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 250 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International