Фатирда эшләмәүче вентиляция турында

2022 елның 5 июле, сишәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Шинчылар пр., 69 нчы йортта яшәүченең фатирда эшләмәүче вентиляциягә карата мөрәҗәгате каралды.

           Юридик зат белән бәйләнешкә кермичә үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы нәтиҗәсендә,  торак биналарда дымлылык параметрларының норматив күрсәткечләрдән артып китүе, кухняда вентиляциянең эшләмәве ачыкланды. Стенадагы вентиляция уемы газ плитәсеннән чыга торган вытяжка белән капланган. Моннан тыш, фатирда һава кертү җае булмаган пластик тәрәзәләр, герметик керү ишеге урнаштырылган. Әлеге факторлар фатирда норматив һава алмашын бозуга, дымлылыкның югары булуына һәм, димәк, диварларда күгәрек барлыкка килүенә сәбәпче була.

СанПин 2.1.2.2645-10 «Торак урыннарда һәм бүлмәләрдә яшәү шартларына карата санитария-эпидемиология таләпләре» һәм СНиП 31-01-2003 «Күп фатирлы торак биналар» таләпләре нигезендә фатирларда табигый вентиляция төрле корылмалар аша һава кертү һәм җилләтү һәм температура-дым режимын көйләү җайланмаларын: форточкалар, фрамуналар, клапанлы капкачлар, вентиляция клапаннары, тәрәзәләрнең үзлектән җилләтү системаларын һ.б. урнаштыру юлы белән тәэмин ителә. Һава кухняларда, ванна һәм бәдрәф бүлмәләрендәге һава суыртучы вентиляция каналлары аша чыгарылырга тиеш.

 Мөрәҗәгать итүчегә кухняда вентиляция системасын проект халәтенә китерү зарурилыгы турында күрсәтелде, пластик пыяла пакетларга капланнар куярга яисә аларны «Микроциркуляция» режимында кулланырга киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International