Күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен карап тоту буенча лицензия таләпләрен бозу административ җаваплылыкка тартыла

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Чаллы шәһәре Автозавод проспекты буенча 26 нчы күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен карап тоту буенча лицензия таләпләрен бозган өчен

»Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ  идарәче компаниясе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 125 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

         Административ җаваплылыкка тарту өчен әлеге йортта яшәүченең мөрәҗәгате  сәбәп булды. Мөрәҗәгать итүчеләр озак вакыт дәвамында идарәче компаниягә түбәдән су үтү буенча мөрәҗәгать итәләр, тик файдасы гына булмый.                      

         Тикшерү чарасы кысаларында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән дәлилләр расланды

         Бозуларны бетерү максатларында «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ карата күрсәтмә бирелде.

         Әмма, закон нигезендә билгеләнгән вакытта идарәче компания хокук бозуларны бетермәгән. Әлеге факт буенча тикшерү материаллары Чаллы шәһәре җәмәгать судына җибәрелде. Җәмәгать судьясы карары белән «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст.24 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 100 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International