Түбәндән су ага

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Чаллы районара торак инспекциясенә Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты буенча 55Б номерлы күпфатирлы торак йорт милекчесе идарәче компания тарафыннан кичектереп киленгшн проблема белән мөрәҗәгать итте. Проблема түбәдән су үтүгә бәйле иде.  «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ бернинди чаралар да күрмәгән һәм бары тик хат язу белән генә шөгыльләнә башлаган.

Мөрәҗәгатьне карау барышында дәлилләр расланды.

«Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ  идарәче компаниясе тарафыннан күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен карап тоту буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлешендә каралган лицензия таләпләре бозылган, моның өчен вазыйфаи зат 25 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

Инспекция җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирде. Әмма «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ хокук бозуларны законда билгеләнгән срокта бетермәгән, шуның өчен юридик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Җәмәгать судьясы карары белән «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.5 ст. 24 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 100 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International