Идарәче компания җитәкчесен административ җаваплылыкка тарту турында

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәт районара торак инспекциясенә Әлмәт шәһәренең Энергетиклар урамы буенча 23 нче торак йорт милекчесеннән «электр белән тәэмин итү» коммуналь хезмәтен өзүгә карата мөрәҗәгать килде.

Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан мөрәҗәгатьне карау барышында, прокуратура органнары белән килештереп, «ЖЭУ-11» ҖЧҖ карата планнан тыш документар тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, «ЖЭУ-11» ҖЧҖ торак бина милекчеләренә тиешле хәбәрне җиткермичә, «электр белән тәэмин итү» коммуналь хезмәтен өзгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрен бозган өчен, «ЖЭУ-11» ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи затына карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм административ штраф салу турында карар чыгарылды.

Хәзерге вакытта торак бинада электр белән тәэмин итү яңартылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International