Әлмәт районара торак инспекциясе, Әлмәт шәһәре прокуратурасы белән килештереп, Тельман ур., 60 адресы буенча «Первый поселок» ИК» ҖЧҖ карата планнан тыш инспекция визитын үткәрде. Инструменталь тикшерү барышында кайнар су температурасының норматив таләпләргә туры килмәве һәм сөлге киптергечләр белән төп терәк торбада циркуляция булмавы ачыкланды.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компаниянең вазыйфаи заты Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.23 ст. «Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү кагыйдәләрен бозу» буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Идарәче компаниягә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде.
Кисәтүнең үтәлеше инспекция контролендә кала.