Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.02.2022 ел, № 122 карары белән расланган Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау региональ программасына 17 102 күпфатирлы йорт кертелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2013 ел, № 1146 (14.02.2022 ел, № 122 карар редакциясендә) карарының 2 пунктында, «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» 25.06.2013 ел, № 52-ТРЗ Татарстан Республикасы Законының 2 ст. 4.1 п. билгеләнгән, күпфатирлы йортларда милекчеләр тарафыннан капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайлау өчен каралган чорларның узып китүенә бәйле рәвештә, ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан Россия Федерациясе Торак кодексының 172 ст. 4 өлеше, 2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 12 ст. 4 өлеше нигезендә «ТР ТКХ фонды» коммерциясез оешмасына (төбәк операторы) һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына милекчеләре тарафыннан капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулы сайланмаган һәм (яки) бу ысул гамәлгә ашырылмаган 122 күпфатирлы йорт турында мәгълүмат җиткерелде.
Россия Федерациясе Торак кодексының 170 ст. 7 өлешен үтәү йөзеннән, җирле үзидарә органы ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан җибәрелгән мәгълүматны алганнан соң бер ай эчендә әлеге йортларга карата төбәк операторы исәбендә капиталь ремонт фондын формалаштыру турында карар кабул итә.
Капиталь ремонт фондын формалаштыру ысулын сайлау турында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары тарафыннан норматив актлар кабул итү ТР Дәүләт торак инспекциясе контролендә тора.