Түбән Кама районара торак инспекциясенә караган барлык муниципаль районнарда да, биш тәүлек дәвамында уртача тәүлеклеклек һава температурасы + 8 градустан югары торуыы сәбәпле, җирле үзидарә органнары тарафыннан 28 нче апрельдә – Зәй МБ, 29 нчы апрельдә – Түбән Кама МБ, 5 майда Яңа Чишмә МБ 2021-2022 елгы ягып җылыту сезонын тәмамлау турында карар кабул ителде.
Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында 2021-2022 елгы ягып җылыту сезоны канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә узды. Җылылык белән тәэмин итү системасын озак вакытка сүндерүгә китергән аварияләр теркәлмәде.
2021-2022 елларда ягып җылыту чорына әзерләнү һәм аны уздыру чорында Түбән Кама РТИ тарафыннан:
- 316 торак йорт тикшерелде;
- 124 закон бозу очрагы ачыкланды;
- 124 күрсәтмә бирелде;
- 124 күрсәтмә үтәлгән;
- административ хокук бозулар турында 52 беркетмә төзелде;
- 1623 мең сумлык штрафлар салынды;
- 60 кисәтү бирелде;
- 60 кисәтү үтәлде.
2021-2022 еллар ягып җылыту сезоны вакытында җылылык буенча коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча Түбән Кама районара торак инспекциясенә гражданнардан 37 мөрәҗәгать алынды. Алар барысы да билгеләнгән тәртиптә каралды, уңай хәл ителде.
Хәзерге вакытта күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар тарафыннан, расланган графиклар нигезендә, аларны киләсе ягып җылыту сезонына әзерләү эшләре бара.
Түбән Кама районара торак инспекциясе торак фондының киләсе ягып җылыту сезонына әзерлеген раслый торган документларны «Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасында вакытында урнаштыруны контрольдә тота.