Түбән Кама районара торак инспекциясе Түбән Кама шәһәрендәге Корабельная ур., 15Б йортында яшәүченең Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында (ТКХ ДМС) салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь ресурсларны планлы өзеп торулар турында мәгълүмат булмавына карата мөрәҗәгате каралды.
Юридик зат белән бәйләнешкә кермичә генә үткәрелгән контроль-күзәтчелек чарасы ресурс белән тәэмин итүче һәм идарә итүче оешмаларның ТКХ ДМС системасына кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүне планлы өзүләр турында мәгълүматны тулы күләмдә һәм вакытында урнаштырмавы ачыкланды.
«Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасы турында» 21.06.2014 ел, № 209-ФЗ федераль закон нигезендә, 2017 елның 1 июленнән мәгълүмат белән тәэмин итүчеләр Торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында әлеге Федераль законда каралган мәгълүматны урнаштырырга бурычлы.
Мәгълүматны урнаштыру тәртибе һәм сроклары РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 29.02.2016 ел, № 74/114/боерыгы белән расланган.
74/114/пр номерлы боерыкның 8 бүлегендәге 4.1 пункты белән күпфатирлы йортларга һәм торак йортларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле ресурслар белән тәэмин итүче затлар торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә планлы (планлаштырыла торган) тәнәфес турында ТКХ ДМС системасында күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына мәгълүмати хәбәр урнаштырырга тиеш.
Шулай ук, 74/114/пр номерлы боерыкның 10 бүлегендәге 6.2 пункты нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлек алып баручы оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, торак кооперативлары һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итүче башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативлары өчен торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә планлы (планлаштырыла) тәнәфес турында ТКХ ДМС системасында мәгълүмати хәбәр урнаштыру бурычы да билгеләнгән.
Мәгълүмати хәбәрне урнаштыру вакыты РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 31 пунктындагы «н» пунктчасы белән билгеләнгән һәм тәнәфес ясалырга 10 эш көне алдан тәшкил итә.
Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ һәм «Жильё» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе адресына Россия Федерациясе законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр чыгарылды.
Хәзерге вакытта җитешсезлекләр бетерелгән, ТКХ ДМС системасында мәгълүмат тулы күләмдә урнаштырылган.