Санитар-экологик икеайлык үткәрүне контрольдә тоту

2022 елның 8 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендәге торак пунктларның территорияләрен санитар чистарту һәм аларны халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган торышка китерү турында» 2022 елның 28 февралендәге 392-р номерлы күрсәтмәсен үтәү максатында, 2022 елның 01 апреленнән 01 июненә кадәрге чорда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан санитар карап тоту һәм төзекләндерү предметы буенча йорт яны территорияләренә тикшерүләр уздырылды.

Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында инспекция тарафыннан барлыгы 174 йорт яны территориясе тикшерелде.

Йорт яны территорияләренең, балалар уен мәйданчыкларының һәм кече архитектура формаларының, контейнер мәйданчыкларының санитар торышы өлешендә ачыкланган бозулар буенча, Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан идарәче оешмалар адресына йорттагы мөлкәтне карап тоту өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 31 кисәтү кертелде.

2022 елның 8 июненә торак инспекциясе кисәтүләре буенча барлык бозулар да бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International