Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын тормышка ашыруның кыска сроклы планы нигезендә 2022 елда Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнарында 247 күпфатирлы йортта гомуми суммасы 487 900,307 мең сумлык капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган.
Расланган графиклар нигезендә, сезонлы эшләр: җылылык белән тәэмин итү системасы, түбә, фасадлар җылыту сезоны башына – 2022 елның 15 августына кадәр бетерелергә тиеш, калган эш төрләрен тәмамлау вакыты – 2022 елның 1 октябре.
Барлык күпфатирлы йортлар буенча эшләрне башкару кирәклеген раслаучы фотоматериаллар «Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән, барлык эш төрләре буенча җитешсезлек исемлекләре Инспекция тарафыннан килештерелде, субподряд шартнамәләре Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан теркәлде.
Хәзерге вакытта подрядчы оешмалар капиталь ремонт эшләрен башкаруга керешкән. Азнакай шәһәре һәм районы буенча 23 төр буенча – 13 КФЙ, Баулы шәһәрендә 5 эш төре буенча – 4 КФЙ, Бөгелмә шәһәре һәм районы буенча 37 төрле эш буенча – 15 КФЙ, Лениногорск шәһәре буенча 62 эш төре буенча – 24 йортта, Урыссу ш.т.п. 8 эш төре буенча 6 КФЙ эшләрне башкаруга керешкәннәр.
Бөгелмә районара торак инспекциясе эшләрнең барышын тикшереп тора.