Чистай районара торак инспекциясе контролендәге барлык муниципаль районнарда да, биш тәүлек дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы + 8 градустан югары тору сәбәпле, җирле үзидарә органнары тарафыннан 2021-2022 елгы ягып җылыту сезонын тәмамлау турында карар кабул ителде.
2021-2022 елларда ягып җылыту чорына әзерләнү һәм аны уздыру чорында Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан:
- 129 торак йорт тикшерелде;
- ачыкланган бозулар саны – 151;
- 44 күрсәтмә бирелде;
- 44 күрсәтмә үтәлде;
- 34 кисәтү бирелде;
- 34 кисәтү үтәлде.
2021-2022 елларда ягып җылыту сезоны барганда Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан, җылылык белән тәэмин итмүнең канәгатьләндерерлек булмавына бәйле мәсьәләләр буенча гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү максатында «кайнар линия» телефоны эше оештырылды. «Кайнар линия» телефонына гражданнардан барлыгы 17 мөрәҗәгать керде. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да Чистайда яшәүчеләрдән. Мөрәҗәгатьләр Чистай РТИ тарафыннан билгеләнгән тәртиптә карап тикшерелде. Идарәче оешмалар тарафыннан йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системасы эшендә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча оператив чаралар күрелде.
Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында 2021-2022 елгы ягып җылыту сезоны өзеклекләрсез узды: күпфатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итүдә авария, һәлакәт, өзеклек очраклары булмады.
Хәзерге вакытта идарәче оешмалар тарафыннан, расланган графиклар нигезендә, киләсе ягып җылыту чорына әзерлек эшләре бара.