Татарстан Республикасы Арбитраж суды лицензия таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартуны нигезле дип таныды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

«...» ҖЧҖ идарәче компаниясе, кышкы чорда йорт яны территориясен тиешле тәртиптә тоту буенча лицензия таләпләрен бозган өчен, Административ хокук бозулар турында  РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, районара торак инспекциясе тарафыннан җәлеп ителде.

Административ җаваплылык турындагы беркетмәне төзүгә массакүләм мәгълүмат чараларында түбәдән кар өеменең төшүе, нәтиҗәдә, Чаллы шәһәре, Төзүчеләр урамы, 13 нче йорт адресы буенча урнашкан йорт яныннан узган бала өстенә кар төшүе турында урнаштырылган мөрәҗәгать сәбәп булды.

Әлеге фактлар буенча районара торак инспекциясе планнан тыш тикшерү үткәрде һәм түбәндәгеләрне билгеләде: түбәләр, квартал эчендәге юллар кардан кырып чистартылмаган, юл өслегендә барлыкка килгән бозлавык ком-тоз катнашмасы белән эшкәртелмәгән, квартал эче юлларында колеялар барлыкка килгән, кыеклардагы, түбәләрдәге, балконнардагы өелеп торган карлар, асылынып төшкән боз сөңгеләре, бозлар чистартылмаган, квартал эче юлларында, юлларда эттереп, күчләргә һәм өемнәргә куелган карлар йорт яны территориясеннән чыгарылмаган, эшкәртелгәннән соң йомшартылган бозлар җыештырылмаган, аларның ачык грунтка, агачлар астына һәм газонга эләгүенә юл куелган.

Шундый ук бозулар Чаллы шәһәренең Төзүчеләр б-ры, 14 (4/21), Төзүчеләр б-ры, 12 (4/20), Төзүчеләр б-ры, 5 (6/60) адреслары буенча урнашкан йортларда да ачыкланды.

Ачыкланган бозу нәтиҗәләре буенча, районара торак инспекциясе тарафыннан административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, анда идарәче компаниянең гамәлләре Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясындагы 2 өлеше буенча квалификацияләнде.

Күрсәтелгән беркетмә нигезендә районара торак инспекциясе тарафыннан «...» ҖЧҖ идарәче компаниясен административ җаваплылыкка тарту һәм штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар чыгарылды.

ТР Арбитраж судында административ орган карарына шикаять бирү барышында административ штраф суммасы суд тарафыннан 125 000 сумга кадәр киметелде, калган өлешендә «...» ҖЧҖ идарәче компаниясенең дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартылды.

ТР Арбитраж суды карарына ун көнлек срокта шикаять бирелергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International