«Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык» темасына цифр дәресе

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

17 май көнне Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Саттаров Вәгыйз Сөләйман улы Татарстан Республикасы Президентының «2022 елны Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан итү турында»гы указын үтәү максатында Әлмәт шәһәренең «7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесендә «Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык» темасына цифр дәресен үткәрде. 10 нчы сыйныф укучылары актив рәвештә сораулар бирделәр, виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлыкны куллану буенча мисаллар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International