Түбән Кама муниципаль районында күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау программасы турында

2022 елның 13 мае, җомга

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми милеген капиталь ремонтлау региональ программасын тормышка ашыруның кыска сроклы планы нигезендә, 2022 елда Түбән Кама муниципаль районында 150 эш төре буенча 112 күпфатирлы йортка капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган, барлыгы 150 эш төре буенча гомуми 784 905 700 сумлык эшләр башкару ниятләнә.

Элегрәк Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан  уздырылган планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәләре буенча инспекция тәкъдимнәре нигезендә 2022 елга капиталь ремонт программасына 9 күпфатирлы йорт кертелгән иде.

Барлык күпфатирлы йортлар буенча эшләрне башкару кирәклеген раслаучы фотоматериаллар «Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән, барлык эш төрләре буенча җитешсезлек исемлекләре инспекция тарафыннан килештерелде.

Күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт эшләре 4 субподрядчы оешма – «Лифт-Строй Компания» ҖЧҖ, «СТК «Алтай» ҖЧҖ, «ЭЛЕМЕНТ КА» ҖЧҖ, «НКС» ҖЧҖ тарафыннан башкарылачак. Хәзерге вакытта 59 эш төре буенча 52 йортта эшләр бара. Башкарылган эшләрнең сыйфаты проект-смета документларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International