«Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, № 248-ФЗ федераль закон нигезендә контрольдә тотылучы затларга карата профилактик визитлар үткәрү каралган.
Төбәк дәүләт торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле буенча 2022 елга профилактик визитларның план-графиклары нигезендә Чистай РТИ тарафыннан 2022 елның апрелендә «Комфорт» ТМШ һәм Нурлат шәһәрендәге «Эталон» ҖЧҖнә профилактик визитлар үткәрү планлаштырылган иде.
Күрсәтелгән оешмаларга профилактик визитлар 2022 елның 28 апрелендә булды.
Профилактик визитлар барышында «Комфорт» ТМШ һәм «Эталон» ҖЧҖ тарафыннан аларның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр, аларның эшчәнлегенең хәтәрлек критерийларына туры килүе, контрольлек объектының тиешле хәтәрлек категориясенә керү критерийларыннан чыгып тикшерү (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр итеп, профилактик әңгәмәләр үткәрелде.