«Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 10.03.2022 ел, №336 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары (2022 елның 24 мартындагы ред.) нигезендә, 2022 ел ахырына кадәр контроль-күзәтчелек чараларын, тикшерүләрне үткәрү өчен нигезләр исемлеген чикләүче мораторий гамәлдә.
Мораторий шартлары бозылган очракта, кызыксынган зат судка кадәр шикаять бирү механизмы кысаларында «ТОР КНД» дәүләт мәгълүмат системасы аша шикаять бирергә хокуклы.
Шикаятьне үзләренә карата контроль чаралар үткәрелгән һәм юридик яктан әһәмиятле карар чыгарылган оешмалар, шәхси эшкуарлар һәм гражданнар бирергә хокуклы.
Шикаять биргәндә шикаять бирелә торган тикшерүнең исәп номерын күрсәтергә; шикаять бирүче затның дәлилләрен раслый торган материалларны теркәргә; шикаятьне оешма җитәкчесе яки аның ышанычлы затының электрон имзасы белән имзаларга кирәк.
Инспекторның гамәлләренә (гамәл кылмауларына) яки контроль чара кысаларында чыгарылган документ: акт, күрсәтмә яки карарга зарланырга мөмкин.
Шикаятьне карау бер эш көне эчендә башкарылырга тиеш.