Түбән Кама районара торак инспекциясенең 2022 елның 1 кварталындагы эш нәтиҗәләре турында

2022 елның 29 апреле, җомга

2022 елның 1 кварталында Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан планнан тыш тикшерүләр үткәрү кысаларында гомуми мәйданы 1445,56 мең кв. метр булган 80 күпфатирлы йорт тикшерелде.

Барлыгы 138 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре – 34, торак биналардан файдалану кагыйдәләре – 102, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы – 2.

Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче компанияләргә һәм ТМШ адресына 67 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 47 беркетмә төзелде, шул исәптән юридик затларга – 2, вазыйфаи затларга – 3, физик затларга – 42.

Инспекция тарафыннан барлыгы 790 500 сумлык штрафлар бирелде. Барлыгы 785 500 сумлык штраф түләнгән.

2022 елның 1 кварталында Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан, мәҗбүри норматив таләпләрне бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 91 кисәтү кертелде.

2022 елның 3 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча гомуми йорт милкен ремонтлау буенча 4196,14 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International