2022 елның 15 апрелендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетында районның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар белән киңәшмә булды.
Киңәшмәдә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар, контроль (күзәтчелек) органнары, шулай ук җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Чистай районара торак инспекциясе җитәкчесе И.А.Иванова РФ Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карары нигезендә 2022 елда дәүләт торак күзәтчелеген һәм лицензия контролен оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Аерым алганда, идарәче оешмалар вәкилләренә күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга региональ дәүләт лицензия контроле һәм региональ дәүләт торак күзәтчелеге кысаларында гражданнарның шикаятьләре килгән очракта, үзләренең бозылган хокукларын яклау (торгызу) өчен планнан тыш контроль-күзәтчелек чаралары бары тик прокуратура органнары белән килештерелгән очракта гына үткәрелергә мөмкин, дип аңлатылды. Шулай ук 2022 елның 10 мартына кадәр бирелгән һәм 2022 елның 10 мартына гамәлдә булган күрсәтмәләрнең үтәлү вакыты автоматик рәвештә контрольдә тотучы затның үтенечнамәсеннән (гаризасыннан) башка үтәлү срогы чыккан көннән 90 календарь көнгә озайтыла дип аңлатмалар бирелде.