Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәтен капиталь ремонтлау буенча региональ программаны тормышка ашыруның кыска сроклы планы нигезендә 2022 елда Зәй муниципаль районында 14 күпфатирлы йортта 41 эш төре буенча 89 490 345,32 сумлык капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган.
Элегрәк Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан уздырылган планлы һәм планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәләре буенча инспекция тәкъдимнәре нигезендә 2022 елга капиталь ремонт программасына 4 күпфатирлы йорт кертелгән иде.
Барлык күпфатирлы йортлар буенча эшләрне башкару кирәклеген раслаучы фотоматериаллар «Татарстан Республикасы торак фонды мониторингы» дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән, барлык эш төрләре буенча җитешсезлек исемлекләре инспекция тарафыннан килештерелде.
Гомуми йорт мөлкәтен капиталь ремонтлау буенча эшләрне 2 субподрядчы оешма – «Заинск Кровля» ҖЧҖ, «РЕГИОНСТРОЙ» ҖЧҖ башкара. Субподрядның барлык килешүләре дә Түбән Кама РТИ теркәлгән. Хәзерге вакытта гомуми йорт мөлкәтен капиталь ремонтлау буенча эшләр 5 йортта башланган.