Җылылык өчен түләүне яңадан исәпләү (кире кайтару) турында

2022 елның 15 апреле, җомга

Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясенә Татарстан Республикасының Зеленодольск ш. Фрунзе урамы буенча 26 нчы йортта яшәүчедән «Жилкомплекс» ИК» ҖЧҖ тарафыннан җылылык өчен түләү белдерүнең нигезле булуына карата мөрәҗәгать килде.

         ТР ДТИ тарафыннан «Жилкомплекс» ИК» ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү үткәрү барышында Зеленодольск шәһәренең Фрунзе урамы буенча 26 нчы күпфатирлы йортның Эско МТР-06-С-410421 җылылык энергиясен исәпкә алуның гомумйорт приборы белән җиһазландырылуы ачыкланды.

2021 елның октябрь һәм ноябрь айларында, капиталь ремонт үткәрү сәбәпле, йортта җылылык энергиясен исәпкә алуның гомумйорт приборы булмаган.

«Җылылык белән тәэмин итү» коммуналь хезмәте өчен түләү 2021 елның октябрь һәм ноябрь айларында, 2020 елның декабреннән 2021 елның маена кадәр уртача айлык куллану күләменнән чыгып, җылылык чорының 6 ае өчен генә исәпләнгән, шул ук вакытта 2020/2021 елның җылыту чорында җылылык энергиясен исәпкә алуның гомумйорт приборы 2020 елның 28 октябреннән 2020 елның 17 ноябренә кадәрге чорда төзек булмаган.

Бу очракта җылылык энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт приборы 2020/2021 җылылык чорының бөтенесе буенча да эшләмәгән, чөнки 2020 елның 28 октябреннән 2020 елның 17 ноябренә кадәрге чорда төзек булмаган, шуңа бәйле рәвештә идарәче оешма, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 59 (1) пункты таләпләрен бозып, 2020 елның декабреннән 2021 елның маена кадәрге чорда гомумйорт исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча җылылык энергиясен куллану күләменнән чыгып, түләү күләмен дөрес билгеләмәгән.

Планнан тыш тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР ДТИ тарафыннан бирелгән күрсәтмәне үтәү йөзеннән, Зеленодольск шәһәренең Фрунзе урамы буенча 26 нчы йорт буенча 2021 елның 16 сентябреннән 2021 елның 31 декабренә кадәрге чор өчен җылыту хезмәте буенча яшәүчеләргә түләү гомуми 62989,61 сум күләмендә яңадан исәпләнгән (кайтарылган).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International