Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2022 елның язгы ташу чорында Татарстан Республикасы халкын һәм территориясен саклау чаралары турында» 21.01.2022 №33 карарын үтәү йөзеннән, Түбән Кама районара торак инспекциясе инспекциянә караган районнарда күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларның ташкыннарга каршы чараларны үтәвен контрольдә тоту буенча йорт яны территорияләренә сайланма тикшерүләр үткәрелде.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына күпфатирлы йортлар белән идарә итү һәм гомумйорт милкен карап тоту буенча эшчәнлекне тормышка ашырганда мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 12 кисәтү кертелде.
Барлык кисәтүләр дә үтәлгән, йорт яны территорияләре кардан чистартылган, подвал бүлмәләрен кар эрегән су басу очракларына юл куелмаган