Гражданнарның бозылган хокукларын торгызу турында

2022 елның 15 апреле, җомга

Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Вахитов пр., Түбән Кама ш. 19А номерлы йортта яшәүченең кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибен үтәүгә карата мөрәҗәгате карап тикшерелде.

          Россия Федерациясе Торак кодексының 157 статьясындагы 1 өлеше нигезендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме исәпкә алу приборы күрсәткечләре буенча билгеләнә торган коммуналь хезмәтләр күләменнән чыгып, ә алар булмаса – коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларыннан чыгып исәпләнә. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү тәртибе РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, №354 карары (алга таба – №354 кагыйдәләр) белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренәдә билгеләнгән.

          №354 кагыйдәләрнең 59, 60 п. нигезендә, кулланучы тарафыннан индивидуаль исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшырмаган очракта, хисап чоры өчен торак яки торак булмаган бинада күрсәтелгән коммуналь хезмәт өчен түләү кулланучы тарафыннан коммуналь ресурсны куллануның исәпләнгән уртача айлык күләменнән чыгып, әмма бер-бер артлы килгән 3 хисап чорыннан да артмаган күләмдә билгеләнә. Исәп-хисап чорларының чик күләме узып киткәннән соң торак урын буенча күрсәтелгән коммуналь хезмәт өчен түләү яшәүчеләр санына карап, коммуналь хезмәтләрне күрсәтү нормативларына карап исәпләнә.

          Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, №354 кагыйдәләрдә билгеләнгән таләпләрне бозып, исәпкә алу приборлары төзек булса да, югарыда күрсәтелгән адрес буенча кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү өчен түләү исәпләү 1,5 коэффициентын кулланып, хокуксыз гамәлгә ашырылган. Кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алу буенча индивидуаль приборларының техник торышына күрсәтелгән чорда идарәче компания тарафыннан фатир буенча тапшырыла торган күрсәткечләрнең дөреслеге һәм төзеклеге предметына карата тикшерү үткәрелмәгән.

          Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һәм ачыкланган бозулар буенча «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты, 25 000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

          Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча түләүләр мөрәҗәгать итүче файдасына  23363,51 сум күләмендә  билгеләнгән тәртиптә индивидуаль исәпкә алу приборлары күрсәткечләре буенча яңадан исәпләнгән.

          Мөрәҗәгать итүчегә хәбәр ителгәнчә, №354 кагыйдәләрнең 81 п. нигезендә торак яки торак булмаган бинаны исәпкә алу приборлары белән тәэмин итү, билгеләнгән исәпкә алу приборларын файдалануга тапшыру, аларны тиешенчә техник яктан эксплуатацияләү, саклау һәм үз вакытында алыштыру торак яки торак булмаган бина милекчесе тарафыннан тәэмин ителергә тиеш. Кулланылган коммуналь хезмәтләр өчен түләүне дөрес исәпләү өчен, торак урын милекчесенә коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборларының төгәл күрсәткечләрен вакытында тапшырырга кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International