Фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү эшләрен башкару өчен торак урынга кертмәү очрагы буенча административ җаваплылык

2022 елның 15 апреле, җомга

2022 елда Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ адресына «Нижнекамскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсеннән алынган 12 материал карап тикшерелде, алар Зәй шәһәрендәге күпфатирлы йортларның милекчеләре тарафыннан фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча эшләрне башкару өчен торак урынга кертмәү очракларына кагыла, бу очраклар өйгә кертү кирәклеге турындагы белдерүләр, торак урыннарга кертүдән баш тарту турындагы актлар белән раслана.

           Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 14 маендагы 410 номерлы карары белән расланган Газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә йорт эчендәге һәм фатир эчендәге җиһазларны кулланганда һәм карап тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә газдан файдалану кагыйдәләрендә күпфатирлы йортларның милекчеләре һәм торак урыннардан файдаланучылар тарафыннан фатир эчендәге газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтү кирәклеге билгеләнгән.

    Фатир эчендәге җиһазларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау эшләрен башкару өчен махсуслаштырылган оешма вәкилен кертүдән баш тарткан өчен, гражданнарга 1000 сумнан 2000 сумга кадәр штраф салынып, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.23 ст. 3 өлеше буенча административ җаваплылык каралган.

Барлык материаллар каралды, 11 фатирда фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү үткәрелде, актлар Түбән Кама районара торак инспекциясенә тапшырылды; 1 фатир буенча материаллар торак урын милекчесенең алмашынуы сәбәпле,  «Нижнекамскгаз» ЭҖИ кире кайтарылды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча физик затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 3 буенча административ хокук бозу турында 3 беркетмә төзелде, административ җаваплылыкка тарту турында 3 карар чыгарылды (2 кисәтү һәм 1000 сум күләмендә штраф салу турында 1 карар).

           Башка фатир милекчеләренә административ йогынты чаралары кулланылмады, чөнки кергән материалларны карап тикшерү вакытында алар тарафыннан «Нижнекамскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтелүе турында актлар тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International