2022 елның 1 мартында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 2021 елның 6 сентябрендәге 1498 номерлы карары үз көченә керүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 21 гыйнварындагы 25 номерлы карары белән расланган Торак урыннардан файдалану кагыйдәләре үз көчен югалта һәм кулланылырга тиеш түгел.
Россия Федерациясе Торак кодексының (алга таба – РФ Торак кодексы) 17 статьясының 4 өлеше нигезендә торак урыннан файдалану шушы торак урында яшәүче гражданнарның, күршеләрнең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре, янгын куркынычсызлыгы, санитария-гигиена, экология таләпләренең һәм законнардагы башка таләпләрнең үтәлүен исәпкә алып, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең вәкаләтле федераль башкарма хакимияте органы тарафыннан расланган Торак урыннардан файдалану кагыйдәләренә туры китереп гамәлгә ашырыла.
РФ Торак кодексы таләпләрен үтәү максатында, Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2021 елның 14 маендагы 292/пр номерлы боерык белән Торак урыннардан файдалану кагыйдәләре расланган. Әлеге боерык 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керде һәм алты ел дәвамында гамәлдә булачак.