Идарәче оешмалар игътибарына! Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән 2022 елда дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре билгеләнде

2022 елның 29 марты, сишәмбе

2022 елның 10 мартыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 2022 елның 10 мартындагы 336 номерлы карары үз көченә керде.

Әлеге Карар нигезендә 2022 елда ТР ДТИ эшчәнлеге буенча:

- планлы контроль-күзәтчелек чаралары үткәрелми;

- планнан тыш контроль-күзәтчелек чаралары прокуратура тарафыннан түбәндәге очракларда килештереп кенә уздырыла:

гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә авыр зыян китерү куркынычы янаганда, гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә авыр зыян салыну фактлары буенча;

гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә, ил оборонасына һәм дәүләт иминлегенә зыян китерүгә, табигый һәм (яисә) техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүгә турыдан-туры куркыныч тудыра торган хокук бозуларны бетерүгә юнәлдерелгән чаралар күрү турындагы күрсәтмәне үтәү вакыты бетүгә бәйле рәвештә планнан тыш күчмә тикшерү уздыру кирәк булган очракта;

күпфатирлы йортлар белән идарә итү һәм төбәк дәүләт торак күзәтчелеге буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга төбәк дәүләт лицензия контроле кысаларында гражданнарның үз хокукларын яклау (торгызу) өчен шикаятьләре алынган очракта.     

Шул ук вакытта контроль-күзәтчелек чараларын, үзара бәйләнешкә кермичә, профилактик чаралар үткәреп, законда билгеләнгән очракларда мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүне дә кертеп, үткәрү рөхсәт ителә.

 

Күрсәтмәләрне үтәү вакыты аны үтәү вакыты узганнан соң 90 календарь көнгә озайтыла, шулай ук контрольдә тотыла торган зат, күрсәтмәне үтәү вакытын Карарда билгеләнгән чорларда өстәмә рәвештә озайту турында гариза бирергә хокуклы.

 

Административ хокук бозулар турындагы эшләр контроль (күзәтчелек) органнарының вазыйфаи затлары тарафыннан контроль-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча гына кузгатылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International