Чаллы районара торак инспекциясе тарафыннан уздырылган планнан тыш тикшерү барышында мәҗбүри таләпләрне бозу факты ачыкланды, атап әйткәндә, Чаллы шәһәренең Мәскәү проспекты буенча 130Г номерлы күпфатирлы йорт фасадында рөхсәт документларыннан башка кондиционер урнаштырылган иде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, кондиционерны законсыз урнашкан бина милекчесенә административ йогынты ясалды һәм административ штраф рәвешендә җәза билгеләнде. Тикшерү материаллары торак законнарында каралган чараларны күрү өчен Чаллы шәһәре башкарма комитетына җибәрелде.
Үз чиратында, Чаллы шәһәре башкарма комитеты тиешле дәгъва белән ТР Чаллы шәһәр судына мөрәҗәгать иткән.
2022 елның 23 мартында ТР Чаллы шәһәр суды «Чаллы шәһәре» МБ башкарма комитетының шикаятен канәгатьләндерде һәм милекчене күпфатирлы йорт фасадында рөхсәт документларыннан башка урнаштырылган кондиционерны сүтәргә мәҗбүр итте.
Карар законлы көченә кермәгән әле. Шул ук вакытта милекче тарафыннан административ штраф тулы күләмдә түләнгән.