Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан, Түбән Кама шәһәр прокуратурасы вәкиле белән берлектә, Түбән Кама шәһәрләренең Сөембикә урамы буенча 60 нчы йортта яшәүче халыкның, йортны җылылык белән тәэмин итү системасыннан вакытлыча читләштерелүгә бәйле рәвештә, җылылык буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне яңадан исәпләү буенча күмәк мөрәҗәгате каралды.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә билгеле булганча, РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011 № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда урыннар милекчеләренә һәм кулланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгән торак йортта җылылык системасындагы өзеклекнең мөмкин булган дәвамлылыгы арттырылган.
Түбән Кама шәһәр прокурорының җылыту буенча коммуналь хезмәтен күрсәтү өлкәсендә җибәрелгән җитешсезлекләр өчен административ хокук бозу турында эш кузгату турындагы карарын карау нәтиҗәләре буенча ресурс белән тәэмин итүче «Су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү кагыйдәләрен бозу» дигән 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Сөембикә урамы буенча 60 нчы йортта яшәүчеләргә җылылык бирү буенча коммуналь хезмәтләрне күрсәтеп җиткермәгән өчен түләүләр яңадан, үзгәртеп исәпләнгән.
Яңадан исәпләнгән түләү суммасы 106681,36 сум тәшкил итә