Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан 2022 елда адреслы атрибутиканың торышын һәм Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә урамнар исемнәрен ачыклау максатында күпфатирлы йортларга инспекция тикшерүләре уздырылды.
2022 елда Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында барлыгы 357 күпфатирлы йорт тикшерелде.
274 йортта адрес атрибутикасы билгеләнгән таләпләргә туры килә.
Ачыкланган бозулар буенча идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре адресына адреслы аншлагларны рәсмиләштерү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозу турында 85 кисәтү бирелде. 68 кисәтү буенча тәртип бозулар бетерелгән, адреслы атрибутика таләпләргә туры китерелгән, калган кисәтүләр үтәлеше Түбән Кама районара торак инспекциясе контролендә кала