Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру турында

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районара торак инспекциясе 2022 елда, адреслы атрибутиканың торышын һәм Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә: рус һәм татар телләрендә урам исемнәре язылган күрсәткечләр булуын тикшерү максатында, күпфатирлы йортларга тикшерүләр үткәрүне дәвам иттерә.

2022 елда Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында барлыгы 357 күпфатирлы йорт тикшерелде.

274 йортта адреслы атрибутика билгеләнгән таләпләргә туры килә.

Ачыкланган бозулар буенча идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына адреслы аншлагларны рәсмиләштерү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 85 кисәтү кертелде. 68 кисәтү буенча җитешсезлекләр бетерелгән, адреслы атрибутика билгеләнгән таләпләргә туры китерелгән, калган кисәтүләрнең үтәлеше Түбән Кама районара торак инспекциясе контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International