«Контрольлек чараларын үткәрү турында» 2022 елның 8 февралендәге 22 санлы ТР ДТИ боерыгын үтәү йөзеннән, Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан идарәче оешмалар белән күпфатирлы йортларның түбәләрен һәм йорт яны территорияләрен карап тоту (түбәләрне һәм су чыгара торган җайланмаларны эрегән су хәрәкәтенә комачаулый торган бозлардан чистарту, түбәләрне тупланган кардан һәм боздан арындыру; йорт яны территориясен боздан һәм кардан чистарту) өлешендә тикшерүдә тотылган затлар белән үзара бәйләнешкә кермичә контрольлек (күзәтчелек) чаралары үткәрелә.
2022 елның февралендә Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарында 96 күпфатирлы йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче оешмалар адресына күпфатирлы йортларның түбәсен һәм йорт яны территорияләрен карап тоту өлешендә мәҗбүри закон таләпләрен бозуга юл куймау турында 51 кисәтү җибәрелде, аларның үтәлеше инспекция контроленә алынды.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, әлеге күрсәтмәләрне үтәү йөзеннән, 2022 елның февралендә алар тарафыннан 4 207, 1 мең сумлык эшләр башкарылган.