Чистай районара торак инспекциясенә Нурлат ш. «Промочистка» ҖЧҖ ресурс белән тәэмин итү оешмасыннан Нурлат ш. идарәче компанияләре тарафыннан «Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 23.11.2009 №261-ФЗ федераль закон таләпләренең бозылуы турында, аерым алганда: идарәче оешмалар тарафыннан күпфатирлы йортларда урнаштырылган салкын суны исәпкә алу приборларын үз вакытында алыштыру буенча гамәлләрнең үтәлмәве турында мөрәҗәгать килде.
Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча «Экодом» ИК ҖЧҖ, «Нефтяник г.Нурлат» ИК ҖЧҖ, «Эталон» ҖЧҖ, «Ямьле йорт» ИК ҖЧҖ вазыйфаи затларына карата күпфатирлы йортларны карап тоту өчен җаваплы затлар тарафыннан кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин итү таләпләрен үтәмәгән өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.16 ст. 4 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
Чистай районара торак инспекциясе җитәкчесе карары белән идарәче оешмаларның директорлары административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен Чистай районара торак инспекциясе тарафыннан күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контролендә