Салым түләүчеләр өчен бушлай вебинар

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

2022 елның 10 мартында 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, «Салым салуның автоматлаштырылган гади системасы» махсус салым тәртибен билгеләү буенча тәҗрибә үткәрү турында»2022 елның 25 февралендәге 17-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, «Салым салуның автоматлаштырылган гади системасы» дигән темага салым түләүчеләр өчен бушлай вебинар үткәрәчәк.

        

Семинар спикеры булып Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге җитәкчесе Эльмира Хәмидуллина чыгыш ясаячак. 

Трансляция барышында чыгыш ясаучыга үзеңне кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге тудырылачак. Вебинар – бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен:

•           (https://w.sbis.ru/event/webinar_redirect/417761cd-3148-405a-a703-b9f3fb878bbb) сылтамасы буенча күчәргә;

•        ачылган биттә «Катнашачакмын» дигән җиргә басыгыз һәм чарага теркәлергә;

•        вебинар алдыннан сылтаманы ачарга һәм «Вебинарга күчәргә» дигәнгә басарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International