Торак йортны тиешенчә карап тотмаган өчен җаваплылыкка тарту турында

2022 елның 4 марты, җомга

Әлмәт районара торак инспекциясе тарафыннан Әлмәт шәһәренең Луговая урамы, 4 нче торак йортта яшәүчеләрнең торак йортны һәм йорт яны территориясен тиешенчә карап тотмау турындагы мөрәҗәгатьләре карап тикшерелде.

«ЖЭУ-11» ҖЧҖ идарәсендәге Әлмәт шәһәренең Луговая урамы буенча 4 нче күпфатирлы йортны тикшерү нәтиҗәсендә гомумйорт мөлкәтен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды, аерым алганда: подвал бүлмәсе канәгатьләндерерлек түгел; торак йортның түбәсендә һәм йорт яны территориясендә кар, боз һәм боз сөңгеләре бар; торак йорт түбәсендә төтенлек юлларының очлыкларында өлешчә плитәләр юк һ.б.

Күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозган өчен, «ЖЭУ-11» ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, 25 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче компаниягә күрсәтмәләр бирелде. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше Әлмәт районара торак инспекциясе контролендә кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International