Татарстан Республикасында озак чорлы капиталь ремонт программасын актуальләштерү

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.12.2013 ел, №1146 карары белән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт төбәк программасы расланган, РФ Торак кодексының 168 статьясындагы 5 өлеше нигезендә ул елга бер тапкырдан артмаган ешлыкта актуальләштерелергә тиеш.

2022 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы сайтында «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт төбәк программасын раслау турында» 31.12.2013 ел, №1146 карары (14.02.2022 №122 карар үзгәрешләре белән) белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт төбәк программасына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары басылды.

Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәтне капиталь ремонтлау буенча төбәк программасына 17 102 йорт кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International