Күпфатирлы йортларның түбәләрен һәм йорт яны территорияләрен кардан һәм боздан вакытында чистартуны тикшерүдә тоту турында

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

           Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан тикшерүдә тотыла торган районнарда түбәләрдә, балкон һәм подъезд кыекларында, йорт яны территорияләрендә боз, боз сөңгеләре һәм нормадан тыш кар җыелуына карата торак фондына сайланма тикшерүләр үткәрелә.

            2022 елның гыйнвар-февралендә Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында барлыгы 462 күпфатирлы йортка сайланма тикшерү уздырылды. 164 йортта җитешсезлекләр ачыкланды.

            Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген тормышка ашырганда йорт яны территорияләрен, торак йортларның түбәләрен һәм балконнарны гражданнарның иминлеге өчен куркыныч тудыра торган кардан, боз сөңгеләреннән вакытында чистартуны тәэмин итү өлешендә мәҗбүри таләпләрне бозмаска кирәклеге турында 42 кисәтү кертелде.

           Административ җаваплылыкка күпфатирлы йортлар белән идарә итү һәм торак хезмәтләре күрсәтүне гамәлгә ашыручы барлыгы 3 юридик һәм 6 вазыйфаи зат тартылды.  Әлеге чорда салынган штрафларның гомуми суммасы 298 мең сум тәшкил итә.

           Инспекциянең бу юнәлештә торак күзәтчелеген гамәлгә ашыру эше дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International