Түбән Кама районара торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Сөембикә урамы, 79 нчы йортта яшәүченең торак-коммуналь хезмәтләрнең тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәвенә карата мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һәм лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлешендә ачыкланган бозулар буенча, «ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының «Лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» дигән 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, 25 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
«ПЖКХ-17» ИК ҖЧҖ билгеләнгән тәртиптә 2021 елның 18 мартына кадәр подвал бүлмәсен тиешле халәткә китерү, җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү инженерлык системаларындагы төзексезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Фатирларны һәм гомуми кулланылыштагы урыннарны түбәдән су басуга юл куймау буенча барлык кирәкле чараларны күрергә, 2022 елның 23 маена кадәр кешеләрнең гаризалары нигезендә түбәгә агымдагы ремонтны уздырырга кушылды.
Күрсәтмә үтәлеше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.