«Татарстан чаңгы юлы» дистәләрчә еллар дәвамында спортның иң популяр һәм массакүләм төрләренең берсен яратучыларны берләштерә. Бу якты, күләмле кышкы бәйрәмнең данлыклы тарихы бар, аны төрле буын чаңгычыларының легендар исемнәре һәм казанышлары бизи. «Татарстан чаңгы юлы» елдан-ел илнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйгага әйләнеп бара. Актив ял яратучыларның күбесе стартка чыга, алар өчен физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнү яшәү рәвеше булып тора.
12 февраль көнне Бөгелмәдә «Татарстан чаңгы юлы – 2022» массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Тизлек һәм вакытка яңа рекордлар куйганчы, бөгелмәлеләр ярышларны ачу тантанасында катнашты.
Өч меңнән артык кеше гаммәви чаңгы ярышын ачу тантанасына җыелган иде. Монда мәктәп укучылары, студентлар һәм өлкән яшьтәге спорт сөючеләр арасында узышлар үтте. Моннан тыш, ярыш кысаларында теләге булган һәркем чаңгы спорты буенча төрле яшь категорияләрендә ГТО нормаларын да тапшыра алды.
Биш чакрымлы арага барлык теләүчеләр дә чыкты. «Татарстан чаңгы юлы – 2022» гаммәви чаңгы ярышында Бөгелмә районара торак инспекциясе хезмәткәрләре актив катнашты.