Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе (алга таба – ТР ДТИ) "Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында" 31.07.2020 ел, №248-ФЗ федераль законның 47 статьясындагы 1 өлеше нигезләмәләрен гамәлгә ашыру кысаларында, 2021 ел өчен хокук куллану тәҗибәсе нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу үткәрә.
Гавами фикер алышуга әзерләнү буенча түбәндәгеләрне катнашу өчен чакырабыз:
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләрен;
Татарстан Республикасы территориясендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы идарәче оешмалар, муниципаль оешмалар җитәкчеләрен;
ТР ДТИ иҗтимагый шурасы әгъзаларын.
Ачык тыңлаулар видео-конференц-элемтә режимында 2022 елның 25 февралендә 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Большая Красная ур., 15/9.
Zoom конференциясенә кушылу
https://us06web.zoom.us/j/82105218758?pwd=VnlaTVEyeWgwUjdNRnhCaUpIdnJydz09
Конференциянең идентификаторы: 821 0521 8758
Керү коды: 704942
Гавами фикер алышуга әзерләнү максатларында ТР ДТИ сайтында түбәндәгеләр урнаштырылган:
Гавами фикер алышуларда катнашучылар исемлеген төзү, шулай ук сорауларга (мөрәҗәгатьләргә) җаваплар әзерләү өчен, докладлар буенча искәрмәләрне һәм аңлатмаларны 2022 елның 24 февраленә кадәр tatgi@tatar.ru электрон адресы буенча җибәрүегезне сорыйбыз, мәгълүматны кушымтадагы үрнәк буенча җибәрергә.
2021 ел өчен ТР ДТИ хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышуда катнашучылар исемлеге
(докладлар буенча сораулар (мөрәҗәгатьләр), искәрмәләр һәм аңлатмалар)
|
Мөрәҗәгать итүченең фамилиясе, исеме, атасының исеме, вазыйфасы (оешманы, муниципаль берәмлекне күрсәтеп) |
Сорау (булган очракта) |