Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәре, Алиш урамы, 14 нче торак йортта яшәүченең Бөгелмә шщёщренең Алиш урамы буенча 14 нче күпфатирлы йортта гомуми милекне кулланганда һәм карап тотканда кулланылган электр энергиясе өчен түләүне исәпләгәндә техник чорма мәйданын хокуксыз куллануга карата мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Тикшерү вакытында «ЖЭУ-6» ИК ҖЧҖ тарафыннан Бөгелмә шәһәре, Алиш урамы буенча 14 нче күпфатирлы йортта гомуми милекне кулланганда һәм карап тотканда кулланылган электр энергиясе өчен түләү 2245,4 кв.метр күләмендә техник чорма мәйданын исәпкә алып башкарылган, бу хакта әлеге йортның техник паспортында мәгълүматлар юк. Әлеге мәйданны куллану Бөгелмә шәһәренең Алиш урамы буенча 14 нче йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта гомуми милекне кулланганда һәм карап тотканда кулланылган электр энергиясе өчен түләү артуга китергән. Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып башкарган өчен «ЖЭУ-6» ИК ҖЧҖ Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясындагы 2 өлеше буенча административ штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган бозуларны бетерү өчен идарәче компаниягә күрсәтмә бирелде. Әлеге эшләрнең үтәлеше Бөгелмә районара торак инспекциясе контролендә кала.