Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәренең Алиш урамы буенча 14 нче торак йортта яшәүченең җавапның вакытында бирелмәвенә бәйле мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Тикшерү вакытында мөрәҗәгатьтә бәян ителгән мәгълүматны вакытында тапшырмау белешмәсе расланды. РФ Хөкүмәтенең «Күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тоту кагыйдәләрен һәм күпфатирлы йортта гомуми мөлкәт белән идарә итү, аны карап тоту һәм ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү һәм эшләр башкару тиешле сыйфатта башкарылмаган һәм (яки) билгеләнгән вакыт озынлыгын арттырган өзеклекләр белән башкарылган очракта, торак урынны карап тоткан өчен түләү күләмен үзгәртү кагыйдәләрен раслау турында» 13.08.2006 ел, № 491 (29.06.2020 ред.) карары таләпләрен бозган өчен «ЖЭУ-6» ИК ҖЧҖ директоры, административ штраф салынып, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Бөгелмә районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча ачыкланган бозулар билгеләнгән чорда бетерелгән.