Мәкаләдә 2022 елның гыйнварында Казан шәһәрендә яшәүчеләргә җылылык өчен зур түләүләр белдерелүе һәм, идарәче компанияләр мәгълүматларына караганда, җылылык өчен өстәмә түләүләр белдерүгә мондый түләүне билгели торган Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе актының сәбәпче булуы турында әйтелә.
Шул ук вакытта мәкаләдә төгәл кайсы ТР ДТИ акты турында сүз барганлыгы турында әйтелми.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ТР ДТИ коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен түләү исәпләү тәртибен билгели торган актлар чыгарырга вәкаләтле түгел.
Коммуналь хезмәтләр күрсәтү, шул исәптән җылылык, өчен түләүне исәпләү тәртибе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.05.2011 ел, № 354 карары (алга таба – 354 номерлы кагыйдәләр) белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре белән регламентлана.
Шуның белән берлектә, ТР ДТИ тарафыннан мондый хезмәтләр күрсәтү өчен түләү исәпләгәндә торак законнары таләпләрен бозу очраклары ачыкланган очракта, тикшерү актларында мәҗбүри юкка чыгарылырга тиешле җитешсезлекләр күрсәтелә.
354 номерлы кагыйдәләрнең 40 п. 2 абз. нигезендә күпфатирлы йортны гомумйорт (күмәк) һәм җылылык энергиясен исәпкә алуның индивидуаль приборлары белән җиһазлаган очракта, җылылык өчен түләү кулланучы өлешенә туры килә торган җылылык энергиясе бәясе һәм гомумйорт ихтыяҗлары өчен җылылык энергиясе бәясе суммасы буларак билгеләнә.
Мәкаләдә җылылык өчен түләүне исәпләү җылыту чорында җылыту элементларын сүндергән кулланучыларга җиткерелгән дигән фараз бар.
354 номерлы кагыйдәләрнең 35 п. «в» пункты нигезендә кулланучы күпфатирлы йортта проект һәм (яки) техник документларда каралган җылыту элементларын үз белдеге белән өзәргә хокуклы түгел.
Кулланучы тарафыннан җылылык чорында җылылык энергиясен индивидуаль исәпкә алу приборы күрсәткечләрен тапшырган очракта, алар җылы чорында җылыта торган элементларны сүндерү турында таныкласа, мондый кулланучының бинага туры килә торган өлешендә җылылык буенча күрсәтелгән коммуналь хезмәт өчен түләү күләме исәпләп чыгару ысулы белән билгеләнергә тиеш.
Әгәр идарәче оешма мондый кулланучыларга җылылык өчен түләү исәпләгәндә, хисап аенда кулланучының торак урынын җылытуга җылылык энергиясе бәясен кертмәгән булса, ул мондый кулланучыларга яңадан исәп-хисап ясарга (өстәмә түләү) тиеш. Мондый яңадан исәпләү күпфатирлы йортта барлык кулланучыларга җылылык өчен түләүне яңадан исәпләүгә китерә, чөнки элек исәпләнгән һәм гомумйорт ихтыяҗлары өчен җылылык энергиясе күләмен исәпләгәндә кулланылган җылылык энергиясе күләме үзгәрә.
ТР ДТИ тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларның (алга таба – идарәче оешма) тикшергән вакытта ачыкланганча, җылыту элементлары өзелгән фатирларда җылылык өчен түләү фатирда җылылык энергиясен куллану күрсәткече «нуль» дәрәҗәсеннән чыгып башкарылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекне күрсәтеп акт төзелде, әлеге җитешсезлек мәҗбүри рәвештә юкка чыгарылырга тиеш. Идарәче оешма мәгълүматларына караганда, әлеге җитешсезлек әлеге оешма карамагында булган барлык күпфатирлы йортлар буенча бетерелгән, кулланучыларга мондый фатирлар буенча җылылык өчен түләү хисаплау ысулы белән яңа исәп-хисап белдерелгән.
Шул ук вакытта, ТР ДТИ булган мәгълүмат нигезендә, шул ук сәбәп аркасында башка күпфатирлы йортлар буенча да кулланучыларга шундый ук исәп-хисаплар ясалган. Алар буенча идарәче оешмалар мондый җитешсезлекне мөстәкыйль ачыклаганнар.
Моннан тыш, кулланучыга җылылык өчен түләүне яңадан исәпләү, шул исәптән өстәмә түләү белдерү җылылык энергиясен исәпкә алу приборы күрсәткечләрен кулланучы тарафыннан үз вакытында тапшырмау очрагында да мөмкин.
354 номерлы кагыйдәләрнең 33 п. «к(1)» пунктчасы нигезендә кулланучы хезмәт күрсәтүче затка индивидуаль исәпкә алу приборы күрсәткечләрен ай саен тапшырырга тиеш.
Кулланучылар җылылык энергиясен индивидуаль исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен ай саен тапшырмаган очракта, җылылык буенча коммуналь хезмәт күрсәткән өчен түләү әлеге очрак өчен 354 номерлы кагыйдәләрнең 59 пунктында каралган исәп-хисап ысулы белән башкарыла. Мондый күрсәткечләрне алга таба бер айдан артыграк вакыт узгач, ләкин җылылык энергиясенә тариф гамәлдә булган чорда тапшырган очракта, җылылык буенча коммуналь хезмәт өчен түләүне яңадан исәпләү рөхсәт ителә. Мондый түләүне индивидуаль исәпкә алу приборы күрсәткечләрен исәпкә алып, хәтта бер кулланучы буенча гына да яңадан исәпләгән очракта да, күпфатирлы йортта барлык кулланучылар өчен дә җылылык буенча күрсәтелгән коммуналь хезмәт өчен түләүне яңадан исәпләргә туры киләчәк, чөнки гомумйорт ихтыяҗлары өчен тотылган җылылыкка түләү исәпләгәндә кулланылган җылылык энергиясенең күләме үзгәрә.
Кулланучыда коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү хисаплауга карата сораулар килеп туган очракта, ул, Россия Федерациясе Торак Кодексының 165 ст. 2 өлеше һәм 354 номерлы кагыйдәләрнең 31 п. «д» пунктчасы, 33 п. «б» пунктчасы, 31 п. «р» пунктчасы нигезендә идарә оешмага аңлатмалар таләп итеп һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләү исәпләүне нигезли торган документлар белән танышып чыгу өчен мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Кулланучыдан (вәкаләтләрен раслый торган документ булган очракта, аның вәкиленнән) мөрәҗәгать алынган очракта яисә мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгатьне үзенең бердәм идентификация һәм аутентификация системасында зарури авторлаштырылуын күздә тоткан мәгълүмат-коммуникация технологияләре чараларын файдаланып, электрон документ рәвешендә җибәргән очракта, әлеге мәсьәлә буенча ТР ДТИ тарафыннан тикшерү уздырылырга мөмкин. Моннан тыш, ТР ДТИ тарафыннан кулланучы мөрәҗәгате буенча тикшерү бары тик законнарда билгеләнгән нигезләр булганда гына үткәрелергә мөмкин, аерым алганда: ТР ДТИ тарафыннан контрольдә тотыла торган торак законнары нормаларын бозу билгеләре булса, алар кулланучының хокукларын бозуга китерсә.
Кулланучының коммуналь хезмәтләр күрсәткән өчен исәпләнгән түләүнең дөреслегенә шикләре булуы тәртип бозу билгесе булып тормый һәм тикшерү өчен нигез булып саналмый.
Әгәр башкаручы коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләүнең дөреслегенә карата кулланучының мөрәҗәгатенә җавап бирмәсә, тулы булмаган күләмдә җавап бирсә яки башкаручының җавабы мондый түләүне исәпләүнең дөреслеген расламаса, күрсәтелгән очрак торак законнарын бозу булып санала. Бу очракта ТР ДТИ кулланучыдан мөрәҗәгать килеп ирешкән очракта, аның дәлилләрен раслый торган документлар теркәлгән булса, мөрәҗәгать ТР ДТИ тарафыннан тиешле тикшерү чараларын үткәрү өчен нигез булачак.